Тукай районында җияүлене бәрдергәннәр
Яңалыклар

Тукай районында җияүлене бәрдергәннәр

Бүген төнлә Яр Чаллы – Борды автоюлының беренче чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренчел мәгълүматларына караганда, «Лада» автомобилен йөртүче машина юлында булган җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында, юлда күрү мөмкинлеге чикләнгән вакытта килеп чыккан. Шәхесе ачыкланмаган җәяүле юл буйлап яктылык кайтаручы элементларсыз хәрәкәт иткән.

Җәяүле ир-ат алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче урында ук үлә.


Нет комментариев