Тукай районында яңа ФАПлар төзелә
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында, өч торак пунктта ФАП төзелә.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында, өч торак пунктта — Иске Дөреш, Югары Байлар һәм Борды авылларында заманча модульле ФАПлар төзү эшләре бара. Июль аенда ук алар пациентлар өчен үз ишекләрен ачачак.
Моннан тыш, Шилнәбаш авылында ФАПка капиталь ремонт ясалган.
Яңа һәм яңартылган фельдшер-акушерлык пунктлары пациентлар кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырачак һәм район халкына медицина ярдәмен тагын да уңайлырак итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев