Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында заманча агрокласс ачылды

Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында махсуслаштырылган агрокласс тулысынча ремонтланды һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылды.

2025 елда Тукай районының Иске Абдул мәктәбе «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар»федераль проектына керде. Уку йорты булачак белгечләрне «Генетика һәм үсемлекләр селекциясе» перспектив юнәлеше буенча әзерләячәк.

Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында махсуслаштырылган агрокласс тулысынча ремонтланды һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылды. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидиясе кысаларында 5 976 780 сум акча җибәрелде (финанслашу 90%). Шулай ук проектта физика, химия, биология һәм математика укытучыларына айлык стимул түләүләре каралган, алар биш ел дәвамында гамәлгә ашырылачак (акчаларның 95% ы — РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидиясе).

Проектның индустриаль партнеры һәм инвесторы булып Марат Тәлгать улы Сафин җитәкчелегендә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиясе чыкты.

Бүген Яңа мәгариф киңлеген ачу тантанасы булды. Чарада мәктәп укучылары һәм педагоглары, район җитәкчелеге, шулай ук мәртәбәле кунаклар: үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов һәм Тимур Сафин катнашты.

Иң соңгы техника белән җиһазландырылган яңа агрокласс табигый – фәнни дисциплиналарны тирәнтен өйрәнү һәм мәктәп укучыларының иртә һөнәри юнәлеш алуы өчен мәйданчык булачак, бу илнең югары технологияле агросәнәгать комплексы өчен мотивацияле кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев