Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы прокуратурасы «Медвежий угол» кафесын япты

Тукай районы прокуратурасы Белоус поселогында урнашкан «Медвежий угол» кафесында санитария нормаларын үтәмәү белән бәйле кайбер хокук бозуларны ачыклаган.

Тикшерү барышында азык-төлекне саклауның база шартлары бозылуы, җитештерү бинасында кулларны юу өчен чаралар, шулай ук бактерицид җиһазлар булмавы ачыкланган. Моннан тыш, бер хезмәткәрнең гигиена аттестациясе вакыты узган булып чыккан, әлеге хезмәткәрнең медицина кенәгәсендә шулай ук ясалган прививкалар һәм туберкулезга, эчәк инфекцияләренә һәм башка авыруларга үткәрелгән тикшеренүләр турында мәгълүмат булмаган. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә шулай ук критик хокук бозулар теркәлгән. Кухняда автоматик янгын сигнализациясе эшләми. Янгын сүндергечләр янмый торган материаллардан аскуймасыз урнаштырылган, бу куркынычсызлык таләпләрен турыдан-туры бозу булып тора. Моннан тыш, кафеның хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында куллануга лицензиясе булмавы ачыкланган. Шулай ук хайваннарда йогышлы авырулар килеп чыгу һәм таралу профилактикасы да үткәрелмәгән.

Оешма хезмәткәрләре шулай ук хайваннарны кирәкле туклыклы азык белән тәэмин итү планын һәм аларны күзәтү журналын тәкъдим итмәгәннәр, дип хәбәр итә Тукай районы прокуроры Руслан Галиев. Хәзерге вакытта җибәрелгән хокук бозулар фактлары буенча гаепле затларга карата административ эшләр кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев