Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы ничек үзгәрә: мәктәпләр, клублар һәм яңа скверлар

Бүгенге рейд вакытында Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев социаль объектлардагы капиталь ремонт һәм төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Новотроицкое авылы, Яңа поселогы һәм Калмаш авылларында федераль һәм республика Рәисе тарафыннан кабул ителгән махсус программа нигезендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Новотроицкое авылындагы объектта төп эшләрнең күбесе инде башкарылган, мәктәп яңартылып бетү стадиясенә якынлашып килә.

Шулай ук белем бирү учреждениесе белән янәшә урнашкан «Яшүсмерләр клубы» да ачылышка әзерләнә. Ремонт эшләре билгеләнгән сроклар нигезендә һәм югары сыйфатта төгәлләнү стадиясенә җиткерелгән.

Рейд барышында район башлыгы Камил Нәҗмиев Татарстан совхозы поселогында, Октябрьнең 50 еллыгы урамында Милли проект кысаларында төзелә торган скверда да булды.

Биредә район башлыгы сквер тирәсен төзекләндерү һәм территорияне карап тоту мәсьәләләренә игътибар юнәлтте, кайбер кимчелекләрне билгеләп үтте һәм аларны кыска вакыт эчендә бетерү буенча тиешле күрсәтмәләр бирде.

Рейд барышында шулай ук Бәтке авылында, Татарстан, Сосновый Бор һәм Яңа посёлокларында күпфатирлы йортларда «Капиталь ремонтлау программасы» кысаларында алып барыла торган капиталь ремонт эшләре белән танышылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев