Тукай районы йөзүчеләре ТР беренчелегендә медальләр яулады
Ләйсән Мөхәммәдиева өченче урынны яулады.
20-22 февраль көннәрендә Казанда 16-18 яшьлек яшүсмерләр һәм 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Безнең спортчыбыз Ләйсән Мөхәммәдиева беренчелектә чын спорт рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте һәм 200 метрлы дистанциядә баттерфляй белән йөзүдә бронза медаль яулады.
Моннан тыш, Ләйсән башка дистанцияләрдә дә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте:
- ирекле стиль белән 1500 метрга 7 урын,
- ирекле стиль белән 400 метрга 10 урын,
- 50 метрга аркада йөзүдә 13 урын,
- ирекле стиль белән 50 метрга 24 урында.
Бу нәтиҗәләр аның әзерлеге һәм төрле дисциплиналарда югары дәрәҗәдә чыгыш ясау сәләте турында сөйли. Ләйсәнне һәм аның тренерын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев