Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы йолдызлары

Новотроицк авылының «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә узган «Беренче адымнар» яшь башкаручыларның республика фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.

Новотроицк авылының «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә узган «Беренче адымнар» яшь башкаручыларның республика фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.

Туган татар телендә «Нәфис сүз» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән Салих Исламов бүләкләнде. Аның чыгышы жюри һәм тамашачыларның күңелләрен үзенең ихласлыгы һәм осталыгы белән битараф калдырмады.

Шул ук номинациядә Мәликә Баймөхәммәтова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аның рус телендә сәнгатьле укуы барлык тамашачыларны сокландырды.

Моннан тыш, «Вокал-ансамбль» номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломы белән «Авыл кызлары» коллективы бүләкләнде.

Без үзебезнең кечкенә артистларыбыз белән горурланабыз һәм аларны чын күңелдән әлеге искиткеч казанышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев