Тукай районы яхшы күршелек фестиваленең үзәгенә әверелде
«Безнең ишегалды» программасы Яңа поселогы халкын берләштерде.
19 августта Яңа поселогында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында матур бәйрәм чарасы узды. Әҗмәкәй авыл җирлегенең мәдәният йортына авыл халкы, күршеләр, фикердәшләр җыелды, алар район үсешенә бергәләп игелекле эш башкаралар. Безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә туган районыбыз матурлана, уңайлана, яктыра бара!
Ишегалларын, урамнарын, җәмәгать урыннарын төзекләндерү халыкның төп ихтыяҗларының берсе. Биш ел элек «Бердәм Россия» партиясе йорт яны территорияләрен төзекләндерү программасын оештыру инициативасы белән чыкты. Татарстан Рәисе бу инициативаны хуплады һәм аны киңәйтте – шулай итеп «Безнең ишегалды» республика программасы барлыкка килде, ул Татарстанның барлык районнарын колачлады һәм бөтен ил күләмендә югары дәрәҗәгә җитте.
Узган биш ел эчендә программа районыбызның барлык 86 ишегалдында да гамәлгә ашырылды. Бу проектны чын мәгънәсендә халыкчан иткән барлык активистларга республика җитәкчелеге исеменнән ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде:
- Рөстәм Рәис улы Даулитов – Яңа поселогы, йорт буенча өлкән;
- Фәнис Тәбрис улы Насыйров – Яңа поселогы, йорт буенча өлкән;
- Лариса Леонидовна Хамзина – җәмәгать активисты;
- Нурия Равил кызы Рамазанова – җәмәгать активисты;
- Радик Рәдиф улы Садриев – Калмаш авылы, йорт буенча өлкән;
- Илмир Илдар улы Әхмәтсәгыйров – җәмәгать активисты;
- Анастасия Викторовна Осипова – җәмәгать активисты;
- Әлфия Мирзаян кызы Козлова – волонтерлар төркеме җитәкчесе;
- Василий Андреевич Чайка – Круглое Поле поселогы, йорт буенча өлкән;
- Гөлшат Мулланур кызы Хасимова – волонтер;
- Мария Леонидовна Денисова – җәмәгать активисты;
- Светлана Николаевна Пигалева – җәмәгать активисты;
- Галина Васильевна Афанасьева – Мәләкәс авылы, йорт буенча өлкән;
- Зилә Заһирян кызы Хәйретдинова – Теләнче Тамак авылы, йорт буенча өлкән;
- Фәннур Самат улы Сиразов – җәмәгать активисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев