Тукай районы башлыгының Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы
Хөрмәтле тукайлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Әлеге көн – төрле милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Бу көнне без ата-бабаларыбызның берләшеп Ватаныбызның бәйсезлеген яклаган каһарманлыкларын искә алабыз. Төрле чорларда үз хезмәте һәм таланты белән илебезнең куәтен һәм бөеклеген ныгыткан кешеләрне хөрмәтлибез.
Тукай районы – күпмилләтле район. Җирлегебездә төрле мәдәният һәм конфессияләр вәкилләре бердәмлектә дус-тату гомер кичерә. Без нәкъ бердәм булуыбыз белән бәхетле. Уртак эшебез һәм яхшыга омтылучанлыгыгыбыз ярдәмендә без район икътисадын, мәдәниятен үстерүдә зур уңышларга ирешәбез.
Халыклар бердәмлеге көне игелекле эшләр, үзара ярдәмләшү һәм якыннарыбыз турында кайгырту бәйрәме булсын, һәр йортта тынычлык, татулык һәм иминлек хөкем сөрсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, иминлек телим.
Хөрмәт белән, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев