Тукай районы башлыгының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы
Яңалыклар

Тукай районы башлыгының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

Сезнең эш-җәмгыятебезнең уңайлы һәм имин тормышының нигезе ул.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең эш-җәмгыятебезнең уңайлы һәм имин тормышының нигезе ул. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, игътибарыгыз һәм профессиональлегегез аркасында юллар тигез һәм ышанычлы була, ә безнең хәрәкәт — тиз һәм уңайлы. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Елдан-ел юл-транспорт челтәре киңәя, юлларның сыйфаты яхшыра, шуның белән халыкка уңайлы һәм хәвефсез хәрәкәтләнү тәэмин ителә. Быел сезнең тырышлыгыгыз һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән районыбызда гаять зур күләмдә эш башкарылды - 121 км юл төзекләндерелде! Без моңа, әлбәттә, чиксез рәхмәтлебез. Тукай районы юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы саулык-сәламәтлек, иминлек, бәхет-куанычлар, эшегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән, сезне!

Хөрмәт белән Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев. 


Нет комментариев