Тукай мөхтәсибәтендә район имамнары җыелышы узды
Бүген, 20 августта, Тукай мөхтәсибәтендә районның барлык имамнары катнашында җыелыш узды.
Очрашуда җәйге чордагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, якын киләчәккә планнар һәм бурычлар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз мәчет алды дини дәресләренең башлануы турында барды.
Быел 23 августта кояш баегач киләчәк Мәүлид аена аерым игътибар бирелде. Хәзерге Мәүлиднең аерым әһәмияте бар-Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына 1500 ел тула.
Инсаф хәзрәт әлеге истәлекле датага багышланган чараларны уздыруның мөһимлеген ассызыклады һәм имамнарга аларны үз мәхәлләләре кысаларында оештырырга кушты. Инсаф хәзрзт ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән программаларда катнашачак. 29 августта Казанда гомумшәһәр Мәүлиде узачак, аның кысаларында хаҗга юлламалар уйнатылачак.
Җыелыш коллектив дога уку белән тәмамланды.
Фотографияләр Тукай районы мөхтәсибәте тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев