Калмаш авылында Тукай Мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләребезнең гаиләләре өчен Коръән ашы үткәрде.
Калмаш авылы мәчетендә бик күңелле һәм мөһим очрашу узды - Инсаф хәзрәт һәм Тукай районы хакимияте махсус хәрби операцидә катнашучыларның, шул исәптән Ватан өчен һәлак булган геройларның гаиләләре белән очрашты.
Чарада катнаштылар:
- Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре
- Район администрациясе вәкилләре
Район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин һәм мәчет имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт тә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Инсаф хәзрәт, яклаучыларыбызның батырлыгы мөһимлеген һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүен ассызыклап, үгет-нәсыйхәт сүзе белән чыгыш ясады.
Ваһәздән соң изге Коръәннән «Ясин» сүрәсе аятьләре укылды, шулай ук сугышчылар һәм аларның якыннары өчен коллектив дуа кылынды.
Нет комментариев