«Тукай - Арена» дип исемләнәчәк!
Круглое Поледа төзелә торган ябык боз сарае «Тукай-Арена» дип аталачак, дип хәбәр итте район башлыгы Камил Нәҗмиев рейд вакытында.
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Круглое Поледа салына торган ябык боз катогы (боз сарае) шулай дип исемләнәчәк, - диде рейд вакытытында журналистларга биргән интервьюда. Круглое Поледа салына торган боз сарае төзелешенә ясаган рейдта бинада барган эчке эшләр белән дә таныштык.
Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов карары белән Татарстан район җирлекләрендә ел саен 3 боз сарае салына. Быел безнең районда, Республика программасы буенча, Круглое Поледа боз сарае төзелә башлады.
Бүгенгесе көнгә биредә 41% ка төзелеш эшләре башкарылды. Шул исәптән: фундамент салу, каркас, бинаны төзү, түбә ябу эшләре башкарылды. Хәзерге вакытта тышкы инженер челтәрләрен төзү, социаль объект территориясенең тирә-ягын уңайлы итү (благоустройство территории) эшләре тулы куәтенә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев