Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган телем – иркә гөлем

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.

Туган тел һәркемне дөньяга авыз салган көненнән башлап гомере буеозата килә. Туган тел – һәркем өчен дә кадерле, газиз тел ул. Без иң кадерле булган “Әни”, “Әти”, “Туган ил”, “Ватан” дигән сүзләрне иң беренче туган телдә әйтәбез. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа күрә дә без телебезне сакларга, аның белән горурланырга тиеш. Дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин тапшыру максатыннан 21нче февраль Халыкара туган телләр көне дип игълан ителде.

Шул уңайдан, балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп, Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “И, минем туган телем!” дигән исем астында тематик сәгать узды. Китапханәче укучыларга татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗатының шактый бай һәм кызыклы булуы турында мавыктыргыч итеп сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Башлангыч сыйныф укучылары, туган телебезне зурлап, татар теленең матурлыгын, байлыгын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче тарафыннан әзерләнгән “Татар теле – дуслык теле” дип аталган әдәби интеллектуаль бәйгедә актив катнашып, табышмакларның җавапларын таптылар, мәкальләрне искә төшерделәр, буталган хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, әкиятләрдән өзекләр укыдылар. Чарада катнашучылар, 5нче сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Нәфис Әхмәтнең “Әти, джаным” әсәрен яратып кабул иттеләр. Әсәрдә сүз хәзерге заман балаларының телебезне бозып сөйләүләре, бер берсе белән ике телне бутап аралашулары, татар телен өйрәнергә омтылулары ачык чагыла.

Туган тел көненә багышланган кичәбез бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карасын, сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын, туган телебез – татар теле югалмасын иде! Туган телен кадерләгән халык кына кадерле була.

Мингалиева Зөлфия, китапханә мөдире. Яңа Бүләк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев