Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган көнегез, котлы булсын!

Хөрмәтле Фаил Мисбахович!

Без Сезне киң күңелле, таләпчән районыбыз җитәкчесе, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз шәхес буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән район халкының хөрмәтен яуладыгыз. Бүгенге көндә Тукай районының республикабызда алдынгы сафта баруы, аның ирешкән уңышлары – һичшиксез, Сезнең тырышлык нәтиҗәсе ул. Һәм бүген дә нәтиҗәле хезмәтегезне күп районнарга үрнәк итеп куярлык.
Сез-безне илхамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Сез төзегән һәм бүгенге көндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен. Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми
Үз эшенең остасы булу, бер үк вакытта берничә өлкәдә, заман сулышын тоеп, тарихны да онытмыйча дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен иде, башкарган эшегез ләззәт китерсен. Без Сезне хөрмәт итәбез! 


Тукай муниципаль районы районы Советы һәм Башкарма комитеты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев