Туган авылы Күзкәйдә язучы Фәннүр Сафинны искә алдылар
Бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар да килгән иде.
Тукай районында зур шигърият бәйрәме узды. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Рөстәм Ильдус улы Закиров, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм Күзкәй авылының җирлек башлыгы Эдуард Гараев катнашты. Чарага шулай ук кунак булып Чаллы язучылары – мөхтәрәм кунаклар: язучы, композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Миңнемәхәммәт улы Сафин; язучы Татарстан Язучылар берелеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина; шагыйрә, балалар язучысы, тәрҗемәче, “Күңел” радиосы хәбәрчесе, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мирзанур кызы Ситдикова һәм язучы, шагыйрә, Фәннүр Сафин исемендәге премия лауреаты, күпсанлы шигъри җыентыклар, проза китаплары авторы Зимфира Насих кызы Исламова килгән иде. Шулай ук әлеге күркәм чарада без - җирле шагыйрәләр дә чакырулы булып, иҗатташ дустым Кәүсәрия Ямалиева белән мин – шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева да катнаштык.
Иң беренче сүз Рөстәм Ильдус Закировка бирелде. Ул үз чыгышында барлык килгән кунакларны, язучыларны шигърият бәйрәме белән котлап, арадан киткән якташ язучыбыз Фәннүр Сафинның иҗатының үлемсезлеге, бүген дә аның җырлары халык күңеленә юаныч, илһам бирүен ассызыклап, киләчәктә дә бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкләре турында бәян итте.
Районыбызның мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан Фәннүр Сафин исемендәге шигъри бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйгегә нәтиҗәләр чыгарып, шушы матур кичәдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Каләм тибрәткән укучыларга, диплом белән беррәттән уку кирәк-яракларын алу өчен сертификатлар да тапшырылды. Балаларның шулай күңелләрен күтәрү әлбәттә башка бәйгеләрдә дә катнашу теләге уятачак, аларга карап башкалар да тартылыр дигән уй йөгереп үтте баштан. Тукай исемен йөрткән төбәгебездә шигърияткә мөкиббән киткән балалар да, өлкәннәр дә күп икән, шунсы сөенечле. Өлкән яшьтәге катнашучыларга диплом белән чәчкә гөлләммәләре дә тапшырылды. Безне менә ничек зурладылар дигән сөенеч йөзләренә үк чыккан иде җиңүчеләрнең.
Әнә, сәхнә түрендә тереләрдән дә тере кебек чәчкәләр арасыннан язучы Фәннүр Сафин сүрәте карап тора. – Килдегезме, дусларым, дигәндәй карашы сөенечле, елмаюлы. Яшь килеш арабыздан китсә дә якташ шагыйребез безгә мирас итеп искиткеч матур шигъриятен, моңлы җырларын калдырып китте. Бүгенге кичәдә яраткан язучыбызның җырлары, шигырьләре яңгырады.
Зурлап Чаллы кунакларын бәйрәм сәхнәсенә чакырдылар. Берсеннән-берсе саллы чыгышлары белән алар тамашачыларны зирәк, төпле иҗат җимешләре белән таныштырды, һәрберсе тел-милләтне саклау иң зур бурычыбыз икәнлеген ассызыклады. Бигрәк тә аксакал-әдибебез Факил абый Сафинның сүзләре үтемле булды. Ул Тукай районында башка төбәкләрдәге кебек җирле иҗат берләшмәсе оештыруның мөһимлеге турында әйтте, һәм район халкы алдында бу берләшмәне җитәкләүне миңа тапшырулары турында хәбәр итте. Бу яңалыклы хәбәр минем өчен бер яктан сөенеч булса, икенче яктан зур җаваплылык икәнлеген тоеп, аның мөһимлеген аңлап, бергә, бу юнәлештә эшләргә вәгъдә иттем. Әлбәттә, безнең төбәкнең исеме җисеменә туры килергә тиеш, әнә бит күпме каләм тибрәтүчеләр бар икән бездә. Ә инде иҗади түгәрәккә килгәндә, безнең районда “ Каурый каләм” дип аталган түгәрәк 2014 нче елда оешып матур гына эшләп алды. Ул вакытта ул районыбызның “Якты юл” (”Светлый путь”) газетасы каршында оешкан иде. Инде менә без кабат кулларга “Каурый каләм” алырга, районыбызда иҗат учагын тергезергә кирәклеген аңлап, җиң сызганып шушы эшкә бергәләп алынырга булдык. Хәерле, изге сәгатьтә булсын!
Кичә Фәннүр Шәйхенур улы Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чараның гимнына әверелгән, аның сүзләренә иҗат ителгән “ Дөнья безгә дәшә” җыры белән тәмамланды. Мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Арслангали кызы һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Зөһрә Вәзир кызы җитәкчелегендәге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр көче белән оештырылган бу кичә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.
Шагыйрь китте, әмма саф сулы, талгын инешне хәтерләткән шигырьләре, җырлары безнең белән. Якташ шагыйребезнең иҗаты мәңгелек!
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Рәшит Гәрәй һәм Фәннүр Сафин исемендәге
премияләр лауреаты, шагыйрә - Рәзинә Сәетгәрәевва
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев