ТР Мәгариф һәм фән министрының яңа урынбасары билгеләнде
Урынбасар итеп Рәмис Мөҗипов куелды.
Татарстан Министрлар Кабинеты Рәмис Мөҗиповны республика Мәгариф һәм Фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Тиешле боерыкны премьер-министр Алексей Песошин имзалады.
Мөҗипов бу постта Андрей Поминовны алыштырды, ул 18 ел диярлек беренче урынбасары вазыйфасын биләгән. 20 октябрьдә КФУ ректоры Ленар Сафин коллективка Поминовны Физика институты директоры вазыйфаларын башкаручы буларак тәкъдим итте.
Элегрәк Мөҗипов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары иде.
Чыганак: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев