Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак шартларын яхшыртасың килсә

Бүгенге көндә, яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуны күздә тотып, торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программалары эшләп килә. Аларда катнашу өчен, үз торакларын төзегән хезмәткә сәләтле яшьләр, авылда калып, республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертергә тиеш булалар. Бүгенге көндә Тукай районында торак шартларын яхшырту буенча районның җыелма исемлегендә социаль өлкәдә эшләүче 14 һәм авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 24 гаилә тора. 

Яшь гаилә һәм яшь белгеч

Әлеге категориягә гариза бирү вакытына 35 яшен тутырмаган, теркәлгән никахта торган затлар, тулы булмаган гаиләләр (бер генә ата яки анадан торган) керә. Бер генә гаилә әгъзасы булса да, ул хезмәт килешүе буенча агросәнәгать комплексында яки авыл җирлегендә социаль өлкәдә хезмәт куярга тиеш. Шулай ук яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуда мохтаҗ булуы район торак инспекциясе тарафыннан танылырга тиеш.

35 яшьтән өлкәнрәкләр 

35 яшьтән арткан гражданнарга торак шартларын яхшырту өчен аларның авыл җирлегендә даими яшәве һәм хезмәт эшчәнлеген алып баруы, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылуы һәм торак бәясенең 30 процентыннан да ким булмаган күләмдә акчасы булу кирәк.

Социаль ипотека

Республикада шулай ук «Авылда кредит» дип исемләнгән социаль ипотека программасы эшләп килә. Әлеге программа авыл кешесенең торак шартларын яхшыртуга һәм шәхси йорт төзелешен төгәлләүгә юнәлтелгән. Программаның кредит ставкасы – 7 процент.
Исәпкә басу шартлары: РФ гражданлыгы, районда теркәлгән булу, район территориясендә социаль өлкәдә хезмәт итү.
Өстәмә сораулар һәм документлар исемлеге буенча район хакимияте бинасының 109нчы кабинетына мөрәҗәгать итәргә яки 71-42-83 номеры буенча шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев