Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәкене витаминга алмаштыр! 

31 майда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бу дата 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнгән. Әлеге оешма мәгълүматлары буенча, тәмәке тарту белән бәйле төрле авырулардан елына 4,9 млн кеше үлә. Россия буенча андыйлар 300-400 мең кеше исәпләнә. Тәмәке яратучылар 13 тапкырга күбрәк стенокардия, 10 тапкырга күбрәк ашказаны чирләре белән интегәләр. 

Кызганычка, сигарет тормышка көннән-көн ныграк үтеп керә. Күпләр өчен тәмәке тарту юыну, теш чистарту, ашау, эчү кебек үк гадәти хәл. 
Князево мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсенә йөрү-челәр халыкны нәкъ менә шушы күңелсез-лекләрдән саклау, тәмәке тартуны кисәтү максатыннан һәм тәмәкегә каршы көрәш көне кысаларында «Тәмәкене витаминга алмаштыр!» дигән акция үткәрделәр. Чара «Татарстан» совхозы поселогының үзәгендә узды. Акция барышында волонтерлар тәмәке тартучылар янына килеп, аларга сигаретны витаминга алыштырырга тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, тартучыларның реакциясе төрлечә булды. Кемдер дәшми генә узып китте, кемдер волонтерларны кызыксынып тыңлады, кемдер витаминны алып, сиаретын калдырып, аны ташларга вәгъдә бирде. Җыелган тәмәке соңыннан юкка чыгарылды. 
Акция яшьләр өчен генә түгел, озак еллар тәмәке тарту кебек начар гадәттән бизә алмаган өлкәннәр өчен дә файдалы булды. Алар арасында да үзен җиңеп, никотинны кабат кулланмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга вәгъдә итүчеләр булды. Ә без аларның карары дөрес булуын раслап, һәркемне спорт белән шөгыльләнергә, җәяү яки велосипедта йөрергә, йөзәргә чакырдык. 

Тамара Тузеева, Князево мәдәният йорты директоры.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев