Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тлянче Тамак авылында тәҗрибәле укытучы Рафаиль Төхватуллин, танылган шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды (фото)

16 январь көнне Тлянче Тамак авылы китапханәсендә атказанган мәдәният хезмәткәре ,Татарстаннын атказанган укытучысы, Рафаиль Төхватуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе үткәрелде. Халык күнелен яулап алган шагырьләр дә табигатьнең гүзәл,сирәк бүләкләре бит. Якты ,саф чишмә кебек бәреп чыккан...

16 январь көнне Тлянче Тамак авылы китапханәсендә атказанган мәдәният хезмәткәре ,Татарстаннын атказанган укытучысы, Рафаиль Төхватуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Халык күнелен яулап алган шагырьләр дә табигатьнең гүзәл,сирәк бүләкләре бит. Якты ,саф чишмә кебек бәреп чыккан талант иясе ул Клара апа. Заман үзгәрсә дә узгәрми торган күңел кылларын тибрәтерлек шигырләр язучы,үз тавышы булган шагыйрә.
Кичәнең хөрмәтле кунагы Клара Булатова үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар тарафыннан аның шигырьләре укылды. Аның шигырьләренә күп кенә җырлар иҗат ителгән.
Үзешчәннәр тарафыннан Клара Булатова сүзләренә язылган җырлар башкарылды, дип хәбәр итә Тукай районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев