Тизлек аркасында тагын бер юл-транспорт һәлакәте
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучының машина йөртү стажы 13 ел тәшкил итә.
2025 елның 11 октябрендә 12:15 сәгатьтә Тукай районында Хуҗәмәт – Сәмәкәй – Күгәш автомобиль юлының 3 нче чакрымында юл – транспорт һәлакәте булган.
1984 елгы машина йөртүче, BMW X5 автомобиле белән идарә итеп, Күгәш авылы ягыннан Сәмәкәй авылы юнәлешендә хәрәкәт иткән. РФ юл кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозып, ул транспорт чарасын даими контрольдә тотуны тәэмин итә торган хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарә итүне башкара алмаган һәм транспорт чарасының машина йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозуга юл куйган. Нәтиҗәдә автомобиль юл кырыена төшеп ауган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучының машина йөртү стажы 13 ел тәшкил итә. Соңгы ике елда ул РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә BMW X5 автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.
Тукай районы буенча ЮХИДИ барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев