Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорчылыкка каршы – бергә

Күптән түгел район хакимиятендә Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендә террорчылык куркынычларын кисәтү һәм булдырмау буенча террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышы уздырылды.

Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлеге, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының бүлек башлыклары, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьянфермер хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар, «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе, Тукай р айоны ау чылык җәмгыяте җитәкчесе, район имам-мөхтәсибе, үзәк район хастаханәсе, социаль яклау органнары вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы вакытында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чараларга кагылышлы мәсьәлә каралды. Анда хокук саклау органнары вәкилләре, террорчылыкка каршы комиссия секретаре чыгышы тыңланды. Каралган мәсьәлә буенча чыгышлар һәм фикер алышу нәтиҗәләре буенча чараларны үтәү срогы һәм җаваплы затлар күрсәтелгән карарлар кабул ителде.

Утырышны тәмамлап, террорчылыкка каршы комиссия рәисе Айрат Ибраһимов Татарстан һәм Россия Федерациясе өчен мөһим чаралар уздыру чорында иҗтимагый иминлекне, хокук тәртибен тәэмин итүгә, тормыш тәэмин итү объектларының һәм кешеләр күп була торган урыннарның сакланышын көчәйтүгә аерым игътибар бирергә кирәк дигәнне билгеләп үтте. Авыл җирлекләре һәм бүлек башлыкларына шикле кешеләргә, шул исәптән башка төбәкләрдән яңа килгәннәргә карата гражданнарның уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-аңлату эшен оештырырга кирәк дигәнгә дә игътибар юнәлтелде.

Террорчылык һәм экстремизм куркынычына без бары тик бергә каршы тора алабыз, – дип йомгаклады сүзен Айрат Салихович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев