Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорчылыкка каршы бергәләп көрәшергә чакырдылар

Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрендә террорчылык һәм экстремистлык гамәлләрен булдырмау максатында районда яшәүчеләрнең үзләренә дә көрәшергә чакырдылар. Район Эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев бу көннәрдә полиция тарафыннан төрле объектларга даими рәвештә рейдлар үткәрелеп торуын, мәгариф учреждениеләренә инструктажлар үткәрергә чыгачакларын билгеләп үтте. Җирлекләрдә шикле кешеләр күргәндә, мәсәлән, сакаллы, кыска...

Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрендә террорчылык һәм экстремистлык гамәлләрен булдырмау максатында районда яшәүчеләрнең үзләренә дә көрәшергә чакырдылар. Район Эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев бу көннәрдә полиция тарафыннан төрле объектларга даими рәвештә рейдлар үткәрелеп торуын, мәгариф учреждениеләренә инструктажлар үткәрергә чыгачакларын билгеләп үтте.
Җирлекләрдә шикле кешеләр күргәндә, мәсәлән, сакаллы, кыска чалбарлы, полициянең дежур частена хәбәр итәргә кирәклеген җиткерде. Бу турыда авыл җирлекләре башлыкларының халыкка җиткерүе шарт, дип белдерде. идарә компанияләре җитәкчеләрен күпкатлы йортларның подвалларын, түбәләрен йозакка бикләп куярга чакырды, тикшерүләр булачак, диде.
Шулай ук элек хөкем ителгән затлар катнашында җинаятьләр артуын белдерде хокук саклау органы вәкиле. Андыйларны да күз уңыннан җибәрмәскә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев