Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче-Тамакта – «ҖырлаОКе»

Ферваль ае – бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның барысын да берләштереп, Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә ир-егетләребез өчен «ҖырлаОКе» бәйгесе үтте. Әлеге чарада Әфган сугышында катнашкан ветеран-авылдашларыбыз, чик буенда, танк гаскәрләрендә хезмәт иткән ирләр көч сынашты. Ләкин биредә физик көч белән түгел, ә тавыш көче белән, җырларны яхшы белү осталыгы белән җиңәргә кирәк иде. Ир-егетләр һәрвакыттагыча сынатмадылар. Иң элек табышмаклардан нинди җыр турында сүз барганын белеп, шул җырның караоке вариантына кушылып җырладылар. Аннары татарча җырларның русча тәрҗемәсен тыңлап, җыр исемен әйтергә кирәк булды. Туган якны ярату, әти-әнигә рәхмәт хисе тулы җырлар да читтә калмады. Соңыннан барысы бергәләп хәрби җырларны да искә алдылар.

Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, урта мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Алар Ватаныбызга булган ярату, соклану хисләрен күрсәтеп, ватанпәрвар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук мәдәният йортында эшләп килүче «Таңсылу» бию коллективы, җил уйнатып, чегән кызлары биюен башкарды.
Китапханәчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы программа барысының да күңеленә хуш килде. Чөнки җыр – кешенең гомерлек юлдашы. Татар халкы гомер-гомергә җыр белән хезмәт башкарган, җыр белән ял иткән, җыр белән ир-егетләрне яуга озаткан һәм каршы алган, сагышланган, юанган.

Рамилә Сәгъдиева, Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире.
/ Фото Рамилә Сәгъдиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев