Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамакта «Мәрхәмәтле» концерт узды

«Мәрхәмәтлелек» миссиясе белән район җыелма агитбригадасы Теләнче Тамак авылында концерт куйды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган әлеге чара әүвәл картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, соңыннан махсус интернат-мәктәптә узды. Өлкәннәр концерт барышында үзләре дә артистларга кушылып җырлап утырдылар. Алар өчен шулай ук бүләкләр дә әзерләнгән иде. Балалар исә Рәиф Хәбибуллин (Яңа поселогы), мәдәният бүлеге...

«Мәрхәмәтлелек» миссиясе белән район җыелма агитбригадасы Теләнче Тамак авылында концерт куйды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган әлеге чара әүвәл картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, соңыннан махсус интернат-мәктәптә узды.

Өлкәннәр концерт барышында үзләре дә артистларга кушылып җырлап утырдылар. Алар өчен шулай ук бүләкләр дә әзерләнгән иде. Балалар исә Рәиф Хәбибуллин (Яңа поселогы), мәдәният бүлеге аккомпаниаторы Дамир Исламов башкаруындагы баянда яңгыраган көйләрне таң калып тыңлады. Яңа поселогы мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Әхсәнова сөйләгән шигырьләр, Иске Гәрдәле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Попова һәм хәрби комиссариат хезмәткәре Гүзәл Ганиева биегән җитез биюләр, Круглое Поле поселогы күпфункциональ үзәге җитәкчесе Рузалия Тимергалинаның җырлары беркемне дә битараф калдырмады.

Әлеге концертны оештыручы Сәрия Әхсәновага һәм барлык артистларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәбез, дип хәбәр итә Яңа поселогы ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев