Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үтте
Күптән түгел Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үтте. "Иҗатын бик яратабыз. Үзе турында да тулырак беләсебез килә. Кайдан илһам алып бетерә дә, әсәр, юл язмасы геройларын кайлардан гына таба икән Айгөл?!" - дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булганга күрә, китапханәбездә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үткәрергә уйладык. "Баланнарда...
Күптән түгел Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үтте.
"Иҗатын бик яратабыз. Үзе турында да тулырак беләсебез килә. Кайдан илһам алып бетерә дә, әсәр, юл язмасы геройларын кайлардан гына таба икән Айгөл?!" - дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый булганга күрә, китапханәбездә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үткәрергә уйладык.
"Баланнарда бал тәме", "Синең өчен яшим", "Сагынган чакларымда", "Ак читек" һәм башка повестьлар, пьесалар, хикәяләр авторын китап дөньясында ниләр борчыганны, әсәрләрнең прототиплары турында, татар телебезне саклап калырга кирәклекне йөрәк түреннән чыгарып сөйләде язучы. Гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, аерылулар, югалтулар, бәхетсез мәхәббәт - гомумән, адәм баласының башыннан нинди генә язмышлар узмаган. Әнә шулар хакында Айгөл ханым китапларында һәр сүзнең егәрен, тәмен белеп яза. Аның әсәрләре акварель буяулар белән ясалган картиналарны хәтерләтә. Авторның сүрәтләүләреннән аерылып булмый. Чөнки алар хатын-кызның күңел йомшаклыгы, ана кешенең җан җылысы белән сугарылган.
Йомшак, ягымлы тавышлы, искиткеч мөләем ханымны тамашачылар тын да алмый тынлап утырдылар. Теләнче-Тамак, Мусабай-Завод, Яңа Бүләк, Иске Дөреш авыллары китапханәчеләре үзләренең чыгышларында Айгөл ханым турында татар язучыларының язмаларын укып үттеләр. Гөлнур Хаертдинова башкаруында язучының шигырьләрен дә тыңладык.
Гомүмән алганда, Айгөл ханымның кайсы гына әсәрен алсак та, барысы да яратып, йөрәк түреннән үтеп язылган. Шундый китапларны тамашачылар сатып алу бәхетенә дә иреште. Аңа, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы буларак, татар телен саклап калырга үгет-нәсихәт тә бирделәр.
Мондый эчтәлекле очрашудан соң, Айгөл Әхмәтгалиеваның китапларын сорап китапханәгә килүчеләр күбәйде. Без, китапханәчеләр өчен, бу зур сөенеч. Чөнки күңел түреннән чыгып язылган әсәрләр үз укучыларын табарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев