Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Теләнче-Тамак җыенында күтәрелгән проблемалар

Районда авыл җыеннары гөрли. Бу атнада җитәкчеләр 11 авыл җирлекләрендә булып, халык белән очрашты. Чираттагы җыен Теләнче-Тамак авылында узды. Монда авыл халкын нәрсә борчый соң? Җыенның рәсми өлеше тәмамлангач, халыкка сүз бирелде.

- Аптека кайчан ачыла? дигән сорау яңгырады.

- Кызганыч, аптекада эшләргә белгеч юк. Барысы да шуңа гына бәйле. Эшләргә кеше табылса, ачарбыз, дип җавап бирде Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов.

Чаллы - Сарман трассасында авыл тукталышы булдыру турында да сүз кузгатты халык.

Бу сорауга район башлыгы Камил Нәҗмиев җавап бирде.

- Чаллы - Сарман юлын алга таба реконструкцияләү программасына кертербез. Аның бер өлешендә 16,6 километр юл норматив булмаган хәлдә. Мин бу сорауны Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында да күтәрдем. Сезнең сорауны язып алдык, авыл җирлеге башлыгы аша җавап кайтарырбыз, диде ул.

Тукталышлар турында сүз чыккач, Камил Нәҗмиев үзе дә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

- Авыл халкына шуны әйтәсем килә. 2 гыйнвар көнне мин авылга килгән идем. Шунда бер ямьсез күренешкә тап булдым. Авыл башында чүп савыты тора, әмма чүп нигәдер бу савытта түгел, ә аның янында өелгән иде. Әйдәгез, үз-үзебезне тәрбиялик, торган җиребезне чиста тотыйк, диде.

Алга таба авыл эченнән узган машиналарның тизлеген киметү өчен ясалма калкулык эшләргә кирәклеге турында тәкъдим яңгырады.

Казаклар авылы халкы исеменнән дә юл мәсьәләсе буенча сорау булды.

- Безнең авылның үзәк урамы Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен йөртә. Бүгенге көндә урам бик ямьсез хәлдә. Сездән урамны төзекләндерүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз, дип мөрәҗәгать иттеләр.

Бу сорауга Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның торрмыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары  Динис Вәлиуллин җавап бирде:

- Нурми Шәрипов урамы 2026 елда Татарстан юлларын төзекләндерү программасына беренче булып кертелде. Урам быел төзекләндереләчәк, диде ул.

 

- Останкова белән Торнаташ арасындагы юлны ясарлар микән? дип кызыксындылар.

Әлеге юл төзекләндерү буенча өч еллык программага кертелүе билгеле булды.

Тагын бер мөрәҗәгать – биек агачлар белән бәйле иде.

- Безнең йорттан ерак түгел ике агач үсә. Аларга 40 еллап бардыр инде. Нык җилләрдә олы-олы ботаклары сынып төшә. Тотыгыз да кисегез диярсез. Бик кисәр идек, ул агачлар саклык зонасында үсә шул. Бер ягыннан югары вольтлы электр линиясе үтә, икенче ягында газ торбасы, ә астыннан телефон линияәре сузылган, дип аңлатты сорау бирүче.

- Сорауны язып алдык, ярдәм итәргә тырышырбыз, диде район башлыгы.

Гомумән алганда җыен нәтиҗәле узды.

/Фото район матбугат хезмәтеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев