Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Теләнче-Тамак мәдәният йортында интернациональ сугышчы ветераннар белән очрашу узды

Теләнче-Тамак авылында эшләп килүче «Күңел җылым» волонтер түгәрәге үз куллары белән хуш исле мендәрләр тегеп, тәмле җиләк чәйләрен ветераннарга бүләк иттеләр.

Мәдәният йортында эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче балалар чыгыш ясады. Теләнче-Тамак авылы сугыш ветераны һәм авыл волонтер апалар белән бергә эшләүче Ринат Шәрәфиевка авыл җирлеге Башкарма комитеты исеменнән Мактаулы хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Теләнче-Тамак авылында эшләп килүче «Күңел җылым» волонтер түгәрәге үз куллары белән хуш исле мендәрләр тегеп, тәмле җиләк чәйләрен ветераннарга бүләк иттеләр.  Рәилә Закирова ветераннарны һәм волонтерларны командаларга бүлеп кызыклы уеннар оештырды.

«Күңел җылым» волонтер түгәрәге Теләнче-Тамак авылында 3 елдан артык эшләп килә. Иң олы волонтерга 86 яшь. Волонтерлар маскировка сеткалары үрәләр, өй токмачы ясыйлар, җылы бияләйләр бәйлиләр, коры душ, эчке киемнәр әзерлиләр.

«Болар барысы да авыл халкы белән күмәкләшеп эшләгән эшләр», –  дип әйтә түгәрәкнең җитәкчесе Рәилә Закирова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев