Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр ул – тормышның төрле якларын чагылдыручы серле дөнья

Теләнче Тамак авылының халык театры оешуга быел 50 ел тулды. Шул уңайдан мәдәният йортында киң колачлы, тарихи истәлекләргә, хатирәләргә бай юбилей бәйрәме үткәрелде. Аңа инде байтак көннәр үтте, бераз соңарып булса да, шул кичәдән алган тәэсирләр белән уртаклашасы килде. Чөнки ул югары хәзерлектә, эчтәлекле дә, хисләргә бай булды. Шатлыгыбызны уртаклашырга...

Теләнче Тамак авылының халык театры оешуга быел 50 ел тулды. Шул уңайдан мәдәният йортында киң колачлы, тарихи истәлекләргә, хатирәләргә бай юбилей бәйрәме үткәрелде. Аңа инде байтак көннәр үтте, бераз соңарып булса да, шул кичәдән алган тәэсирләр белән уртаклашасы килде. Чөнки ул югары хәзерлектә, эчтәлекле дә, хисләргә бай булды. Шатлыгыбызны уртаклашырга ут күршеләребез Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авылыннан үзешчәннәр дә килде. Буш кул белән түгел, билгеле, күчтәнәчкә җырлар, музыка, җылы котлаулар алып килгәннәр иде.

Театрның беренче адымнарын ясаганда режиссеры булган Наилә Зарифуллина үзе эшләгән заманда куелган спектакльләр, аларда катнашкан авыл үзешчәннәре, гомумән, хисләргә бирелеп, театр тарихы турында сөйләде. Сәхнә ветераннары Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасыннан өзек күрсәттеләр. Матур уйныйлар, чын артистлар, диярсең. Халык театры 2014 елда Чаллы драма театрында, тулы зал җыеп, «Каенана» спектаклен күрсәткән иде, үзешчәннәр юбилей кичәсендә шуннан бер өзекне сәхнәләштерделәр.

Театрда төрле елларда төрле режиссерлар эшләде. Театр сәнгатенә ихлас бирелгән кешеләр иде алар. Шуңа күрә театр озын гомерле булгандыр да. Шуларның берсе -Мәзүмә Шәймәрдәнова. Алар ире Сәетнур белән ул елларда клубны чын иҗат учагына әверелдерделәр. Күпме спектакльләр әзерләп, авылда гына түгел, күршеләргә барып та осталыкларын күрсәттеләр. Мәзүмә Шәймәрдәнова кичәдә шул еллар, сәхнәдәшләре турында сагынып сөйләде, бүгенге коллективка уңышлар теләде.

Халык театрының беренче режиссеры Наҗия апа Әхмәтҗанова иде. Кичәдә аның кызы Бриллиант катнашып, әнисеннән ишеткән истәлекләр белән уртаклашты. «Халык» исеме коллективка Мәҗит Шамхаловның «Каенана» әсәрен сәхнәләштергәннән соң бирелгән. Театр коллективы Бөек Ватан сугышы темасына кабат-кабат кайтты. Чөнки авыл халкы өчен кадерле иде ул еллар хатирәләре. Бу кичәдә дә Риза Ишморатның «Кайту» спектакленнән өзек күрсәттеләр. Кыска гына кисәк булса да, тамаша залын әсир итте ул. Ярты гасыр гомер эчендә театр классикларның әсәрләрен дә репертуарыннан төшермәде, заманны чагылдырган спектакльләрне дә сәхнәләштерде. Бүген дә Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» әсәреннән өзек, Сәмига Сәүбәнованың бүгенге көнне чагылдырган «Күпер» пьесасынан күренеш тәкъдим иттеләр.

Сәхнә ветераны, гомере буе балалар укыткан Ләйлә Ризатдинова өчен сәхнә, мөгаен, икенче яраткан хезмәте булгандыр. Малайлар роленнән башлап уйнады ул сәхнәдә, нинди генә образлар тудырмады, тын алмыйча тыңларлык итеп шигырьләр сөйләде. Ветеранның кичәдә сөйләрлек истәлекләре күп иде. Төрле елларда сәхнәдә уйнаган спектакльләрен дә, сәхнәдәшләрен дә искә алды.

Әгәр дәвамчылары булмаса, теләсә кайсы иҗат коллективы акырынлап сүнә, ә Теләнче Тамакта халык театрының дәвамчылары үсеп килә. «Алтын битлек» дигән драма түгәрәгенә йөрүче балалар 3 ел рәттән Мөслимдә узган «Иделкәем» фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар да юбилей кичәсенә Равил Бухараевның «Апушның тылсымлы төшләре»н әзерләгәннәр, «Шүрәле»дән өзек күрсәттеләр.

Гомумән, юбилей кичәсе хис-тойгыларга бай булды. Үзешчәннәрне ихлас күңелдән район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев котлады, иҗат уңышлары теләде, коллективка, сәхнә ветераннарына дипломнар тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов та халык театры коллективына яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде, дип хат юллаганнар Теләнче Тамактан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев