Тәүлегенә 115 мең түләп Казанда бер кич кунарга мөмкин
Казанда иң кыйммәтле йортны бер тәүлеккә арендага алу 115 мең сум тора.
Казанда иң кыйммәтле йортны бер тәүлеккә арендага алу 115 мең сум тора. Тиешле белдерү сайтларның берсендә бастырылган.
Сүз Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында 700 кв. м мәйданлы өч катлы объект турында бара. Йортта 10нан артык бүлмә бар, мунча һәм бассейн бар, ул участокта урнашкан.
Тасвирламага караганда, «замок» 50 һәм аннан да күбрәк кунакка исәпләнгән. Участокның мәйданы - 10 сутый. Йорт яны территориясендә шулай ук беседка бар, ә юллар брусчатка белән түшәлгән.
Арендага бирүче сүзләренчә, бәясе кунаклар санына бәйле. Шулай ук, мәйданчык мәгълүматлары буенча, аренда ставкасы керү датасына карап үзгәрергә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев