Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татфондбанк» кертемчеләренең иминиятләштерелгән акчаларын бирә башладылар

Бүгеннән, 26 декабрьдән, банк-агентлар «Татфондбанк» кертемчеләренә акчаларын кайтара башладылар. Яр Чаллыда бу «Россия Саклык банкы» бүлекчәләренә тапшырылды. «Саклык банкы»ның ГЭС бистәсендә урнашкан офисында иртәннән үк кеше җыела башлады. Болгавырлык сизелми - халык бер-берсен ихтирам итә, сабыр гына үзенең чиратын көтә. Килеп керү белән банк консультантларыннан иминиятләштерелгән акчалар һәм аларны алу...

Бүгеннән, 26 декабрьдән, банк-агентлар «Татфондбанк» кертемчеләренә акчаларын кайтара башладылар. Яр Чаллыда бу «Россия Саклык банкы» бүлекчәләренә тапшырылды.

«Саклык банкы»ның ГЭС бистәсендә урнашкан офисында иртәннән үк кеше җыела башлады. Болгавырлык сизелми - халык бер-берсен ихтирам итә, сабыр гына үзенең чиратын көтә. Килеп керү белән банк консультантларыннан иминиятләштерелгән акчалар һәм аларны алу тәртибе турында сораштык. «Кертемнәрне кайтару» дип язылган махсус талон алып, чират көтәргә кушылды.

Күзәтүемне дәвам итәм: кеше берөзлексез йөреп тора, кызыксындырган сорауларын шунда ук консультантларга бирә, бернинди дә этеш-төртеш, кабалану юк. Чират килеп җиткәч, консультант белән сөйләшеп алам.

- Бүгеннән иминиятләштерелгән кертемнәрне түли башлыйбыз. Беренче көн булу сәбәпле, андый ажиотаж сизелми, төштән соң кеше күп булыр дип уйлыйбыз. Акчаларны алу өчен шунда ук клиент белән гариза тутырыла, паспортның күчермәсе алына, соңыннан кертем акчасы тулаем түләнә. Безнең банк кичке алтынчы яртыга кадәр генә эшли иде, мондый хәл килеп чыгуы сәбәпле, эш вакыты кичке 8гә кадәр озайтылды. Кешеләрнең сабыр булып, чират көтүе генә кирәк. Акчалар кире кайтарыла бит, борчылырга урын юк, - дип аңлата Антонина исемле консультант.

«Саклык банкы» бүлекчәсендә бер сәгатьләп вакыт уздырдык. Соңга таба кеше чыннан да күпләп җыела башлады. Кертемчеләрнең Яңа елга кадәр акчаларын алып, бәйрәмне тыныч күңел белән каршылыйсылары киләдер, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев