Татарстанның 2030 елга кадәр үсеше стратегиясенә Һәркем үз инициативасын кертә ала
Иң яхшы дип табылган инициативалар "Стратегия-2030"га керәчәк.
24 майда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Яңа проектларны үстерү буенча стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры С.В. Чупшева белән берлектә Петербург халыкара икътисади форумында стратегик инициативалар сайтын (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрделәр. 2030 стратегиясенә үз инициативасын һәркем кертә ала. Бу турыда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сайтта теләге булган һәркем Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын кертә ала. Шуның өстенә, теләсә кайсы инициативага бәя бирергә мөмкин. Иң яхшы дип табылган инициативалар "Стратегия-2030"га керәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Моннан тыш, шунда ук "Стратегия-2030"ның агымдагы төзәтмәләре, аның төп юнәлешләре, алдынгы проектлары белән, шулай ук мәгълүмат лентасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев