Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган конкурста катнашырга чакыралар

Бәйге Бөек Ватан сугышында совет солдатларының, локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү өчен оештырыла. Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, Россия дәүләт китапханәсе...

Бәйге Бөек Ватан сугышында совет солдатларының, локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү өчен оештырыла.

Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, Россия дәүләт китапханәсе һәм "Не секретно" нәшрият йорты "Бөек Җиңү геройлары" дигән Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Бәйге Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының һәм локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында үткәрелә.

Финалда җиңү өчен хикәя, очерк, шигырь авторлары гына түгел, рәссамнар, шулай ук фотографлар да көрәшә ала. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең яшьләре чикләнмәгән. Гаризалар бары электрон рәвештә генә gvp2017@mail.ru адресына кабул ителә.

Конкурска нәтиҗәләр бу елның 1 сентябрендә ясалачак.

Тулырак мәгълүматны героивеликойпобеды.рф сайтында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев