Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда көчле җил һәм боз яву турында кисәтәләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә республикада һава торышының начараюы көтелә: көчле җил, томан һәм кайбер урыннарда боз яву ихтималы бар.

2026 елның 7 июлендә Татарстанда һава шартларының катлаулануы көтелә. Төнлә, иртән һәм көндез явым-төшемнәр булачак. Җил вакытлыча көчәеп, 15–20 м/с ка җитәргә мөмкин. Аерым районнарда боз яву һәм томан булу ихтималы да бар.

Һава шартлары начараю вакытында саклык чараларын төгәл үтәү мөһим: реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында ышыкланмаска киңәш ителә. Урамда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга, балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, өлкәннәр һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк. Ярдәм кирәк булганда 112 номерына шалтыратырга була.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев