Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда көчле бозлавык көтелә

(Казань, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 4 февральдә, республика буенча урыны белән һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Шулай ук вакыт белән кар, юеш кар, көндез карлы яңгыр да ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Алдагы төндә термометр баганалары 0-4 градус салкын күрстәчәк, көндез 0-2 градус җылы көтелә. Республиканың...

(Казань, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 4 февральдә, республика буенча урыны белән һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Шулай ук вакыт белән кар, юеш кар, көндез карлы яңгыр да ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Алдагы төндә термометр баганалары 0-4 градус салкын күрстәчәк, көндез 0-2 градус җылы көтелә. Республиканың көньяк районнарында җылырак, көнчыгышта салкынчарак булачак.
Казанда шулай ук юеш кар көтелә. 4 февраль төнендә һава температурасы 0-2 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез 2 градуска кадәр җылатачак.
5 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда юеш кар, аерым районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев