Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларга 24 берәмлек яңа техника тапшырылды

Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә һәм республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 24 берәмлек яңа техника тапшырылды.

Автомобиль ачкычларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов тапшырды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Техниканың бер өлеше республика бюджеты хисабына сатып алынган. Алар арасында дүрт Haval җиңел автомобиле, дүрт «Лада Нива Легенд», «Садко» йөк машинасы, «ГАЗель» һәм «Лада Веста» йөк-пассажир автомобильләре бар. Калган техника һәм җиһазлар федераль бюджеттан алынган: янгын сүндерү автоцистерналары, штаб автомобиле, катерлар һәм пилотсыз системалар.

Яңа техниканы тапшыру чарасы 2025 елда Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм алдагы елга бурычларны билгеләү кысаларында узды.

Тантанадан соң кунаклар Татарстан янгын сүндерү хезмәтенә 200 ел тулуга багышланган күргәзмә белән танышты. Архив материалларына караганда, Казан губернасында беренче янгын сүндерү часте 1825 елда ук оештырылган. Система үсешенең тарихы турында Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев