Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда гыйнварның беренче атнасында исерек килеш машина йөрткән 300 гә якын кешене тотканнар

Татарстанда гыйнварның беренче сигез көнендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш машина йөртүче 299 кешене тоткан. Рейдлар республиканың бөтен территориясендә үткәрелде.

Исерек килеш руль артына утырган өчен ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф каралган. Медицина тикшерүе узудан баш тартучыларга карата да шундый ук чаралар кулланыла.

Исерек хәлдә кабат рульгә утырган очракта машина йөртүчене өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Моннан тыш, судның гаепләү карары буенча аның транспорт чарасын конфискацияли алалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев