Татарстанда чисталык экомарафоны 1 апрельдән башлыйбыз
1 апрельдә Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлыгы старт ала! Бу хакта бүген ТР экология министры Александр Шадриков сөйләде.
2024 елда икеайлык кысаларында барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3,5 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 40% ы – калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру. 3,5 мең хокук бозуның һәр икенче очрагы 30 майга, калганнары ел дәвамында бетерелде. 2024 елның апрель һәм май нәтиҗәләре буенча 4,7 млн сумлык штрафлар һәм таләпләр куелган.
- Максат-республиканы чүп-чардан чистарту, чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне тәртипкә китерү.
- Акция «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уза.
«Гадәттәгечә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм битараф булмаган гражданнар зур эш башкара. Узган ел өмәләрдә 398 мең татарстанлы катнашты. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 350 мең кубометр чамасы калдык чыгарылган, 12 мең берәмлек техника җәлеп ителгән», - дип хәбәр итте Татарстан Рәисенә экология министры.
Чисталык марафонына кушылыгыз-бергәләп Татарстанны тагын да матуррак итәрбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев