Татарстанда беренче җил электр станциясе төзелә
Быел Татарстан энергосистемасында беренче җил электр станциясе төзелешенә старт биреләчәк. Проект инде тарихи-мәдәни экспертиза узган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан төбәк диспетчерлык идарәсе директоры Андрей Большаков хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, «Форвард Энерго» компаниясе гамәлгә ашырырга ниятләгән җил электр станциясенең гомуми куәте 268,8 МВт тәшкил итәчәк. Төзелеш өчен мәйданчык республикадагы Буа районында билгеләнгән.
Россия Федерациясенең 2026–2031 елларга исәпләнгән электр энергетикасы системаларын үстерүнең актуаль схемасы һәм программасы нигезендә, әлеге җил электр станциясе 2028 елдан эшли башларга тиеш.
«Проект гамәлгә ашырыла, ул тарихи-мәдәни экспертиза узды инде, мәгълүматлар ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының рәсми сайтында урнаштырылган. Хәзерге вакытта әлеге җил электр станциясе өчен егәрлек бирү схемасы буенча чараларны билгели торган стадиядән тыш эш башкарылган. Киләсе адым - заявка бирүче тарафыннан челтәр оешмасына әлеге җил электр станциясен технологик тоташтыруга гариза тапшыру», — дип аңлатты Андрей Большаков.
Җил электр станциясен челтәр инфраструктурасына техник тоташтыру өчен техник шартлар әзерләү 2026 елның беренче кварталында тәмамланыр дип көтелә. Ә 2026 елның икенче кварталыннан проектның милекчесе проект-смета документациясен әзерли башларга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев