Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 2026 елда тормыш сыйфатын яхшыртуга 53 млрд сум тотылачак

2026 елда Татарстан Республикасында социаль-икътисади үсеш программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Әлеге максатка 12 милли проект кысаларында 45 төбәк проектын тормышка ашыру өчен 53 млрд сум юнәлдереләчәк.

Финанслау республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтеләчәк. Акчалар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, экология, торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәләрен үстерүгә тотылачак.

«Яшәү өчен инфраструктура» һәм «Экология» милли проектлары кысаларында Татарстанда 42 парк һәм сквер төзекләндереләчәк, инженер инфраструктурасының 17 объекты модернизацияләнәчәк, шулай ук Казанда ләм кырларын эшкәртү һәм Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту эшләре тәмамланачак.

«Балаларга – иң яхшысы» һәм «Гаилә» проектлары алты балалар бакчасы төзүне, ике мәктәпкәчә учреждениене һәм муниципаль берәмлекләрдә 36 мәктәпне ремонтлауны, шулай ук Түбән Кама шәһәрендәге Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятен һәм Арча шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятен капиталь ремонтлауны күздә тота.

«Гаилә кыйммәтләре» төбәк проекты буенча дүрт сәнгать мәктәбе төзү һәм 22 мәдәният объектын яңарту планлаштырыла. Алар арасында авыл мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар һәм театрлар бар.

Транспорт инфраструктурасын үстерүгә, халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә һәм эшмәкәрлеккә дә аерым игътибар биреләчәк. Республикада автомобиль юлларын һәм күперләрне төзү һәм реконструкцияләү дәвам итәчәк, учреждениеләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, социаль өлкәдә цифрлаштыру чаралары тормышка ашырылачак, шулай ук балаларлы гаиләләргә һәм бизнеска ярдәм итү механизмнары гамәлгә куелачак.

Моннан тыш, милли проектлар кысаларында яшьләрне һөнәри һәм патриотик тәрбияләүгә, шулай ук республика икътисадының төп тармакларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар планлаштырыла.

2026 елда Татарстан гаилә, яшьләр, кадрлар, сәламәтлек саклау, туризм, инфраструктура, экология, цифрлы трансформация, икътисад һәм халыкара хезмәттәшлек өлкәләрен колачлаган 12 милли проектны гамәлгә ашыруда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев