«Татарстан» совхозы поселогында хәрби җыр фестивале узды
Кнәз авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышлап «Мин горурланам! Мин хәтерлим!» дип исемләнгән хәрби җыр фестивале узды.
Сәхнәдән яңгыраган һәрбер чыгыш туган җирне ярату, геройларга, каһарманнарга карата ихтирам хисе турында иде. Шулай ук фестивальдә катнашучылар башка төрле концерт номерлары да күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар алдында каратэчы егетләр дә (җитәкчеләре Владимир Заикин) үз сәләтләрен күрсәттеләр. Яшь буынның әлеге төр чараларда үз теләкләре белән катнашуы сөендерә. Тематик фестивальләр яшь буында патриотлык хисе, олы буынга, солдатларга, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга карата ихтирамлык хисе тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев