Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында яңа терлек сую пункты ачылды

15 февральдә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Теләнче Тамак авыл җирлегендә яңа терлек сую пункты ачылды. Чара 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район советы утырышы кысаларында узды. Терлек сую пунктын ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, районның Авыл...

15 февральдә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Теләнче Тамак авыл җирлегендә яңа терлек сую пункты ачылды. Чара 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район советы утырышы кысаларында узды. Терлек сую пунктын ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, «Промторг» ҖЧҖ директоры Айгөл Еникеева һәм башкалар катнашты.

Бу объект эре мөгезле терлекләр, вак терлекләр һәм дуңгызлар сую өчен төзелде, анда көнгә 30 баш эре мөгезле терлек яисә 100 баш дуңгыз суярга мөмкин булачак. Моңа кертелгән инвестицияләр күләме 43 млн. сум тәшкил итә (70% - үз акчалары, 30% - кредит акчалары).

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков «Промторг» ҖЧҖ директоры Айгөл Еникеевага алга таба уңышлар теләде. «Бишенче ел инде Таможня берлегенең техник регламенты гамәлдә, шуның кагыйдәләре нигезендә терлек сую махсус җайландырылган урыннарда башкарылырга тиеш, - дип билгеләп үтте Олег Земсков. - Район өчен бу бик мөһим объект, тагын өстәмә эш урыннары да булдырыла».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев