Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министры белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифәне эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына чакырды. Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә, идарә итүче Мәликнең агасы Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу башлануга...

Рөстәм Миңнеханов Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифәне эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына чакырды.

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә, идарә итүче Мәликнең агасы Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит в КоÑâ‚олевство БахÑâ‚ейн

Очрашу башлануга ук Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы тапкыр 2017 елның февралендә Россия - Бәһрәйн Хөкүмәтара комиссиясе кысаларында Манамада очрашуларын искә төшерде.

«Россия Федерациясе Бәһрәйн Мәмләкәте белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу хезмәттәшлек дөньядагы, аерым алганда, Якын Көнчыгыштагы катлаулы хәлләргә бәйле рәвештә тагын да актуаль була бара. Мәскәү белән Манаманы күп кенә халыкара һәм төбәк проблемалары буенча охшаш позицияләр, шулай ук конфликтлы ситуацияләрне җайга салу омтылышы якынайта. Россия Бәһрәйн белән интенсив сәяси диалог ягында, шул исәптән иң югары дәрәҗәдә дә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Визит в КоÑâ‚олевство БахÑâ‚ейн

Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә ассызыклаганча, Россиянең Якын Көнчыгыштагы позицияләре елдан-ел ныгый бара һәм моның нигезендә гарәп илләрендә ихтирам казанган Президент Владимир Путинның зирәк һәм уйланган сәясәте ята: «Бәһрәйн илләребез арасындагы мөнәсәбәтләр үсешен хуплый һәм безнең ишекләр үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифәне эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев