Татарстан прокуратурасы Тукай районының түбәсе җимерелеп төшкән мәдәният йортын тикшерә
Мусабай Завод авылы мәдәният йортының тамаша залында түбә ишелгән.
Мусабай Заводы авылы мәдәният йортының тамаша залында түбә ишелде. Бу хәл 21 октябрьдә төнлә булды. Җимерелү мәйданы ун "квадраттан" артып китте. Прокуратура тикшерү оештырды.
Мәдәният йорты һәм авыл җирлеге җитәкчелеге булган хәл турында компетентлы хокук саклау һәм күзәтчелек органнарына билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмәгән. Прокуратура бинаны карап тоту һәм имин эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмавына) хокукый бәя бирәчәк. Шулай ук белгечләр һәлакәткә китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклаячак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев