Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде, дип хәбәр итә "Татр-информ". Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" турында: "Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез" Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр...

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде, дип хәбәр итә "Татр-информ".
Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" турында: "Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез"
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.
Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте клиентлары булган юридик затлар һәм әлеге банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә йөкләмә бирде.
Шулай ук әлеге финанс учреждениесенең җитәкчелегенә карата процессуаль чаралар күрергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәлә минем шәхси контрольда булачак, дип кисәтеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев