Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә бердәм меню булачак

Алсу Асадуллина: “Безнең максат – балаларга тулы туклану мөмкинлеген булдыру”.

Татарстанның барлык мәктәпләре өчен бердәм, башлангыч мәктәп балалары өчен түләүсез булган меню эшләнелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның министр урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

«Татарстанның барлык мәктәпләре өчен бердәм, башлангыч мәктәп балалары өчен түләүсез булган меню эшләнелде. Бәясе әлегә уйланыла. Хәзерге вакытта белем бирү оешмаларын бу менюга күчерү буенча эшләр алып барыла.

Мәктәпләрдә туклануны күзәтеп тору өчен ата-аналарны җәлеп итү бара, декабрь аеннан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Ата-аналар советы оештырылды. Алар атна саен мәктәпләрдә ризыкның менюга туры килүен, тыелган ризыклар булмауны, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, санитар торышны тикшерәләр.

Безнең максат — балаларга тулы туклану мөмкинлеген булдыру, гади мәктәпләрдәге туклану системасын дини нормаларга нигезләнеп оештыру дөрес түгел дип саныйм. Шикәр авыруы сәбәпле үзенчәлекле туклануга мохтаҗ булган балаларны тәэмин итү буенча сораулар карала», — ди Алсу Асадуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев