Озак вакыт уйнамаган Антон Ландер һәм Фёдор Малыхин “Ак Барс” составында бозга чыкты.
Кичә Татарстанның “Ак Барс” хоккей командасы ялдан соң кабат бозга чыкты. Казан хоккейчылары Финляндиядә “Йокерит”ка каршы уенда 2:3 исәбе белән җиңү яулады.
- Соңгы уен 11 гыйнварда Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы иде.
Бүгенге матчта, җәрәхәт алып, озак вакыт бозга чыкмаган Антон Ландер һәм Фёдор Малыхин катнашты. Антон Ландер 20 ноябрьдән, ә Фёдор Малыхин 24 октябрьдән бирле уйнамады.
Беренче период.Ундүртенче минутта “Йокерит” уенчысы Брайан О’Нилл алка кертте, ләкин видеокабатлаудан соң, хоккейчы, махсус хәрәкәт ясап, алканы аягы белән керткәне ачыкланды, гол саналмады (0:0). Берничә секунд үтү белән барыбер “Йокерит” командасы алга чыкты, Никлас Енсен алка кертте (1:0).
Периодның ахыргы минутында “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне тигезләштерде (1:1). Унөч секунд үтү белән, җәрәхәт алганнан соң бүген беренче уенына чыккан Антон Ландер алка кертте (1:2).
Икенче период.Ундүртенче минутта “Ак Барс” хоккейчысы Алексей Потапов азчылыкта алка кертә алды (1:3).
Өченче период.Икенче минутта “Йокерит” һөҗүмчесе Пекка Йормакка гол кертте (2:3).
Командалар составы:
“Йокерит”: Заполски (Ратилайнен); Норман – Йормакка – О’Нилл, Лепистё – Лёв; Енсен – Мозес – Маннинен, Грант – Кивистё; Регин – Плэтт – Весалайнен, Енсен – Лауридсен; Антилла – Пилльстрём – Ниеми, Столлери.
“Ак Барс”: Подъяпольский (Шарыченков); Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма; Галиев – Основин – Глухов, Яруллин – Марков; Лукоянов – Попов – Потапов, Батыршин – Абросимов; Ткачёв – Малыхин – Клинкхаммер.
- Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Чиләбенең “Трактор” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 26 гыйнварда 17:00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев