Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан депутатлары Федераль Үзәк белән Килешүне дәвам итү өчен мөрәҗәгать әзерләгән

Мөрәҗәгать Россия Президенты Владимир Путинга юлланачак. Татарстан Дәүләт Советының 26 депутаты Россия Президенты Владимир Путинга Татарстан һәм Федераль Үзәк арасындагы Килешү вакытын дәвам иттерүне сорап, мөрәҗәгать әзерләгән. Бу мәсьәлә бүген Татарстан парламентының 30 нчы утырышында каралачак. Аны депутатларга хезмәттәшләре Николай Рыбушкин тәкъдим итте. "Бу килешүнең мөһимлеген әйтеп бетерү кыен. Аның...

Мөрәҗәгать Россия Президенты Владимир Путинга юлланачак.

Татарстан Дәүләт Советының 26 депутаты Россия Президенты Владимир Путинга Татарстан һәм Федераль Үзәк арасындагы Килешү вакытын дәвам иттерүне сорап, мөрәҗәгать әзерләгән. Бу мәсьәлә бүген Татарстан парламентының 30 нчы утырышында каралачак. Аны депутатларга хезмәттәшләре Николай Рыбушкин тәкъдим итте.

"Бу килешүнең мөһимлеген әйтеп бетерү кыен. Аның ярдәмендә безнең республика алга таба бик зур адым ясады. Әлеге Килешү нәтиҗәсендә Россиядә федератив мөнәсәбәтләр ныгыды. Чөнки безнең республика сәясәте көчле төбәкләр көчле - Россия, дигән принцип нигезендә эшләде. Көчле төбәкләр булмый икән, көчле Россия дә булырга мөмкин түгел. Моннан тыш, Килешү дәвам иттерелмәгән очракта, безнең норматив "упкын" барлыкка киләчәк", - диде Николай Рыбушкин.

Реклама

Аның сүзләренчә, Шартнамә дәвам иттерелми икән, Россия Конституциясе һәм Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертергә туры киләчәк.

"Минем фикеремчә, Шартнамә теге яки бу формада булырга тиеш. Моны бездән халык көтә", - диде депутат.

Мәгълүм булганча, Татарстан һәм Федераль Үзәк арасында Килешүгә быел 10 ел тулды. Ул август башында гамәлдән чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев