«Татар егете – 2025» төбәк проектында катнашуга гаризалар кабул итү башланды
Катнашуга Татарстанның барлык районнарыннан 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге, татар телен белүче егетләр чакырыла.
Яр Чаллыда «Татар егете – 2025»төбәк проектында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
Катнашуга Татарстанның барлык районнарыннан 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге, татар телен белүче егетләр чакырыла.
Катнашучыларга 3 минутка кадәр дәвам иткән видео-үзпрезентация төшерергә кирәк, анда катнашучы үзенең мавыгулары һәм казанышлары белән таныштыра, яраткан эше турында сөйли һәм үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтә (җыр, шигырьләр сөйләү, бию, оригиналь жанр һ.б.).
Гаризалар 16 мартка кадәр Яндекс формасы аша һәм «АИС Молодежь России» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында кабул ителә: https://myrosmol.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев