Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан җыентык чыгаруга 1,8 млн сум акча тотылган

2 томлык җыентыкта архив документлары һәм фотоматериаллар урын алган. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан җыентыклар чыгаруга 1 млн.800 сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге җыентык ике томнан тора. Аның берсе - тарих белән кызыксынучылар өчен. Ул архив документларына нигезләнә. Икенче том бүләк форматында эшләнгән - күбрәк фотоматериаллар һәм кызыклы документларны үз эченә...

2 томлык җыентыкта архив документлары һәм фотоматериаллар урын алган.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан җыентыклар чыгаруга 1 млн.800 сум акча бүлеп бирелгән.

Пресс-конференция посвященная презентации сборника к 100-летию образования ТАССР

Әлеге җыентык ике томнан тора. Аның берсе - тарих белән кызыксынучылар өчен. Ул архив документларына нигезләнә. Икенче том бүләк форматында эшләнгән - күбрәк фотоматериаллар һәм кызыклы документларны үз эченә алган.

"Җыентыкларга узган гасырның 17нче елына кадәрге тарих белән бәйле материаллар кертелде. Бу - ТАССРның 100 еллыгына багышланган проектларның берсе. Киләчәктә без республиканың 1920 елга кадәрге тарихын үз эченә алган тагын ике томлык чыгаруны күздә тотабыз", - диде Ирада Әюпова.

Пресс-конференция посвященная презентации сборника к 100-летию образования ТАССР

Басмада моңарчы бер җирдә дә басылмаган документлар дөнья күргән. Архив материалларына нигезләнгән җыентык Россия мөселманнарының Петроградка, Дәүләт Думасы рәисе исеменә юлланган телеграммалары белән башланып китә. Мәсәлән, алар арасында Казан уезды Әтнә волосте мөселман руханилары исеменнән язылганы да бар. Указлы мулла Баязитов исеменнән 1917 елның 15нче мартында юлланган әлеге телеграммада яңа хөкүмәткә ирек өчен көрәштә ныклык күрсәтүе уңаеннан хөрмәт белдерелгән һәм волость мөселманнарының дәүләтне яңача төзүдә һәрьяклап ярдәмгә әзер икәнлеге әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев